Нурлат Мөхтәсибәте

                                                                                                           بسم الله الرحمن الرحيم

Сез монда Норлат район ислам дөньясының актуаль яңалыклары белән таныша аласыз. Безнең максат –Нурлат мөселманнарын берләштерү. Вакыт бер урында гына тормый, XXI гасыр – информацион технологиялар һәм интернет гасыры, без бу факт белән килешергә тиеш. Бүген Нурлат мөселманнары берләшмәсе үзенең интернет-порталына зур мохтаҗлык кичерә, без анда информация белән алыша, Ислам дөньясы яңалыклары белән таныша алыр идек. Күп кеше төрле сәбәптән Мәчеткә йөри алмый. Сайт ярдәмендә без һәр мөселман йортына Мәчет килүенә ирешәчәкбез.

Подписка на новости